Татарстан Себер чыршысын (Picea obovata Ledeb) тәкъдим итә. Ул региональ әһәмияттәге комплекслы профильле «Долгая Поляна» дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә үстерелә. Бу агач 2012 елда «Агач — тере табигать һәйкәле» Бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булды. Чыршының яше - 134 яшь, биеклеге - 30 метрдан артык.
Конкурста 47 уникаль тарихи агач катнаша. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.
"Ел агачы" конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә торган «Елның Европа агачы» халыкара конкурсының милли сайлап алу этабы булып тора.
Фото: rosdrevo.ru
Чыганак: tatar-inform.ru
Нет комментариев