Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вячеслав Володин :«Сентябрьдән бары үзебезнең «Москвич», «Лада»ларга гына күчә башлыйбыз, соңрак «Волга» булачак»,

Путинның түрәләрне үзебезнең ил машиналарына күчереп утырту инициативасын хупладылар

Дәүләт Думасында Россия Президенты Владимир Путинның түрәләрне үзебезнең ил автомобильләренә күчереп утырту инициативасын хуплыйлар. Бу хакта Россия парламентының түбән палатасы рәисе Вячеслав Володин әйтте.

«Үзеңнән башларга кирәк. Без Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләре белән депутатларны үзебездә җитештерелгән автомобильләргә күчереп утырту мәсьәләсе турында сөйләштек. Барысы да мондый карарны хуплый», - дип Володинның сүзләрен китерә Дәүләт Думасының матбугат хезмәте.

Аның сүзләренчә, парламентарийлар «Москвич», «Лада», «Аурус» кебек маркалы машиналарны, ә якын киләчәктә «Волга»ны (ул чыгарыла башлагач) кулланырга килешкән.

«Сентябрьдән бары үзебезнең «Москвич», «Лада»ларга гына күчә башлыйбыз, соңрак «Волга» булачак», - диде Володин.

Аның сүзләренчә, үзе эш вакытында «Аурус»тан файдалана, ә эштән тыш вакытта «Москвич-3» автомобилендә йөри. Дәүләт Думасы спикеры илебез автомобиль сәнәгатенә дәүләт ярдәме дә кирәклеген әйтте.

3 августта Россия Президенты Владимир Путин түрәләрне үзебезнең ил автомобильләренә күчереп утыртырга чакырды. Аның чыгышыннан соң кайбер депутатлар һәм компанияләр чит ил машиналарын Россия автоларына алыштырырга әзер булуларын белдерде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putinnyn-turalarne-uzebeznen-il-masinalaryna-kucerep-utyrtu-iniciativasyn-xupladylar-5874576

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев