Владимир Путин Дмитрий Медведев кандидатурасын РФ Премьер-министры вазифасына тәкъдим итте
Яңалыклар

Владимир Путин Дмитрий Медведев кандидатурасын РФ Премьер-министры вазифасына тәкъдим итте

Тәкъдим ителгән кандидатураны Россия Федераль Җыенының түбән палатасы караячак.

Россия Президенты Владимир Путин Дмитрий Медведев кандидатурасын РФ Премьер-министры вазифасына тәкъдим итте. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Моңа кадәр эшләгән Хөкүмәт 7 майда Владимир Путин инаугурациясеннән соң отставкага китте.

Дмитрий Медведев 2012 елның 8 маеннан бирле РФ Премьер-министры вазифасын башкарды.

Фото: kremlin.ru

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев