Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин Россиядә хаҗ кылу турындагы законны имзалады

Бу документ хаҗиларның махсус хокукый статусын билгели һәм дини оешмаларның хаҗ кылу эшчәнлегенә хокукын ныгыта.

Россия Президенты Владимир Путин хаҗиларның махсус хокукый статусын билгеләүче һәм дини оешмаларга хаҗ кылу эшчәнлеге алып бару өчен хокук бирүче законга кул куйды. Документ Хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Россиядә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» һәм «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында»гы федераль законнарга үзгәрешләр кертелә.

Закон хаҗиларның Россия территориясендә һәм аннан читтә урнашкан дини урыннарда (хаҗ кылу), дини йолаларда һәм тантаналарда (хаҗ кылу сәфәре) катнашу максатларында сәфәр кылган физик зат булуын билгели. Шул ук вакытта хаҗилар үз сәфәрләрен турыдан-туры яисә дини оешмалар аша оештырырга хокуклы.

Закон рәсми басылып чыкканнан соң 120 көн узгач үз көченә керә.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев