Менә озакламый танылган җырчы Вәсилә Фәттахованың безнең арабыздан китеп баруына да бер ел була. Киләчәктә Вәсилә исемендәге музей булдырылырмы? Бу сорауга җырчының ире Илгиз Габдрәкыйпов болай дип җавап биргән:
"Юк, музей ачмыйбыз. Офиста аның бүләкләре, грамота һәм дипломнары эленеп тора. Ә күлмәкләрен туганнарга тараттык, алар аны Вәсиләнең истәлеге итеп саклый. Алты костюмын Камиләгә калдырдык", дип яза Instagramда татар эстрадасы яңалыклары белән таныштыручы аккаунт.


Нет комментариев