Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуш киләсең,Рамазан!

Бүген изге Рамазан аеның беренче көне. Рамазан — барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү һәм дә юмартлык ае.Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”. Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота, таң вакытыннан алып кояш баеганчы һәртөрле ризыктан, эчемлектән һәм җенси якынлыктан тыелып тора. Тоткан уразалар, укыган намазлар кабуллардан булсын!

Уразада сәхәр ашагач һәм авыз ачканда укый торган догалар

Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: "Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр". Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: "Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә".

 

Авыз ачканнан соң: "Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйка әфтартү фәгъфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү". Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз.

 

Уразада түбәндәгеләрне кылырга ярамый:

1) файдасыз сүзләр сөйләү;

2) мунчага кереп озак утыру;

3) суга чумып коену;

4) берәр ризыкны татып карау;

5) берәр ризык яисә сагыз чәйнәү;

6) ифтар ашамыйча, ике көн рәттән ураза тоту;

7) авыздан үбү;

8) нинди дә булса гөнаһлы гамәл кылу;

9) авыруыңның көчәюен белеп, ураза тоту.

 

Уразада түбәндәгеләрне кылырга мөмкин:

1) балага ризык чәйнәп бирү;

2) күзгә сөрмә тарту;

3) мыек һәм иренне майлау;

4) тешләрне чистарту;

5) кан алдыру;

6) сөлек салдыру;

7) комган белән госел коену;

8) мунчага кереп аягүрә тирләп чыгу;

9) сабын белән юыну.

 

Уразаны бозучы өч гамәл:

1) борчак кадәр генә булса да берәр ризык, су, яисә дару йоту;

2) аңлы рәвештә төтен сулау (тәмәке тарту);

3) якынлык кылу;

4) авыз тутырып косу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев