Яңа тәгәрмәч кызыктыра
Татарстанда яшәүчеләр баеган. Һәрхәлдә, Казан һәм Чаллы халкының кесәсе калынайган, ахры. Быел бу ике шәһәрдә машина сатып алучылар саны бермә-бер артачак, дигәннәр.
Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белгечләре автомобиль базарындагы вәзгыятьне өйрәнгән. Алар халыкның кәефен дә белешкән. “Былтыр илдә яшәүчеләр арасында яңа машина сатып алырга теләүчеләр чагыштырмача азрак иде. Гомумән, сатып алулар өлкәсендә төшенкелек хөкем сөрде. Халыкка илдәге финанс тотрыксызлыгы тынгылык бирмәде, күрәсең. Алар иртәгәге көн турында борчылуын белдерде. Шуңа күрә зур чыгымнар турында артык уйламаска тырыштылар”, – ди университет ректоры Алексей Зубец. Быел исә хәлләр үзгәргән. Белгечләр автомобиль сатып алырга җыенучылар саны кискен артачак төбәкләрне дә атаган.
Яңа “тимер ат”та җилдерүчеләр Новороссийск, Мурманск, Санкт-Петербург, Сочи, Казан, Чаллы, Калининград, Екатеринбург, Самара, Төмән һәм Краснодарда күбрәк булачак дип фаразлана. Биредә яшәүчеләр иске машинаны яңасына алмаштыру турында фикерне ешрак белдергән. Автомобиль булгач, КАСКО да кирәк. Транспорт чарасын иминиятләштерү мәшәкатьләре белән йөрүчеләр, барыннан да бигрәк, Санкт-Петербург, Казан, Мәскәү, Мурманск һәм Сочида күбрәк, ди белгечләр. Автомобиль базарында халык күбрәк яңа “тимер ат”ларга өстенлек бирә икән.
Быел банкларның да эше артачак. Агымдагы елда Чаллыда, Уфада, Тольяттида, Курганда, Самарада, Ижауда, Екатеринбургта һәм Волгоградта автокредит рәсмиләштерүчеләр саны күбрәк булачак дип фаразлаган белгечләр. Узган елгы мәгълүматларга караганда, илдә 42 миллион ярымга якын җиңел машина бар. Аларның яртысы диярлек ун төбәктә, шул исәптән Татарстанда тупланган. Белгечләр әйтүенчә, былтыр республикада 1,22 миллион җиңел машина теркәлгән. Чагыштыру өчен, Мәскәүдә 3,72 миллион “тимер ат” чаба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев