Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөлфәт Зиннуров: «Хатын туган көнгә бүләк ясамады» [+фотолар]

"30 гына, бары 30 гына, әнә бит, матур кызларны, килә һаман кочасы", - дип җырлаучы Зөлфәткә кичә - 34 яшь тулды. Җырчы гомер бәйрәмен ничек каршы алды икән? - Ремонт инде, ремонт! Түшәм тарттырдык. Бу җаваплы эшне тумышы белән Теләче районы Югары Кибә-Хуҗа авылы егете, адашым Зөлфәткә һәм аның командасына...

"30 гына, бары 30 гына, әнә бит, матур кызларны, килә һаман кочасы", - дип җырлаучы Зөлфәткә кичә - 34 яшь тулды.

Җырчы гомер бәйрәмен ничек каршы алды икән?

- Ремонт инде, ремонт! Түшәм тарттырдык. Бу җаваплы эшне тумышы белән Теләче районы Югары Кибә-Хуҗа авылы егете, адашым Зөлфәткә һәм аның командасына ышанып тапшырдым. Оста егетләр, эшләре белән бик канәгатьмен. Мунчамны тулысынча эшләп беттем, хәзер ял бүлмәсен "кайгыртам". Әйбәтләп җыештырасы һәм мебель алып куясы гына калды. Чыгымнар искитмәле! Төзелеш кибетләрендә бәяләр көннән-көн арта.



Туган көнгә килгәндә, зурлап уздырмыйм. Мичкә сарык ите куйдым әле. Тәмле булырга тиеш. Хатын бүләк ясамады, чөнки бөтен акча да мунчага "кереп китте".



Зөлфәтне чын күңелдән үткән туган көне белән котлыйбыз! Гаилә иминлеге, балалар сөенече һәм корычтай сәламәтлек телибез!


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.comhttp://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев