Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

11 нче ноябрь көнне Юлбат авыл мәдәният йортында “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде

Бәйрәм КВН формасында үтте. Программада төрле конкурслар, уеннар җырлар белән үрелеп барылды. Юлбат төп белем бирү мәктәбенең иң күңелле һәм тапкыр укучылары ярышты, ә аларның чыгышын жюри әгъзалары - Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә мөдирләре бәяләде. Тамашачылар балаларны үзләренең елмаюлары һәм алкышлары белән хуплады. Балаларның барлык тырышлыклары бәяләнде һәм барлык конкурслардан соң да җиңү яулаган балаларга урыннар бирелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә ахырында дискотека оештырылды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев