Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

8 мартка бәйле нинди истәлекләр бар икән?

Безнең хатын-кызларыбыз бар нәрсәгә өлгерә, бала да үстерә, йорт-җирне дә карый, хөкүмәт эшеннән дә калмый һәм шушы мең төрле мәшәкать белән үзенең нәзәкатьлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала! Бәйрәм алдыннан гүзәл затларыбыздан кечкенә генә сораштыру үткәрдек: 8 мартка бәйле нинди истәлекләре бар икән?

Рәзифә Нуруллина, Тимершык авылында туып үскән, балалар бакчасында эшли, Казанда яши:

 – Беренче яз бәйрәмен һәр хатын-кыз көтеп, эчке бер дулкынлану белән каршы аладыр. Күңелне бәйрәм хисләре генә түгел, тәрәзә аша елмайган язгы кояш нурлары да җылыта. Бала, яшь чакларда беренче итеп әниләрне котлый идек, хәзер олыгая барган саен балаларыбыз үзебезне чәчәк бәйләменә күмә. 8 март гаиләбез өчен аеруча истәлекле көн. Моннан нәкъ 34 ел элек авылдаш егетем Илдус белән туй көнебезне билгеләп үттек. Элек кыз ягында да туй үткәрү дигән матур гадәт бар иде бит. Минем дә әти-әни нигезендә зурлап кунак мәҗлесе узды. Инде бу көннән соң күп еллар узса да, истәлекләре онытылмый. Кадерле тормыш иптәшем белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Тормышларыбыз җитеш, Аллаһка шөкер. Һәркемгә бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәргә язсын иде дип телим.

Фәнзилә Закирова, район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге шәфкать туташы:

 – Бәби тудыру бүлегендә эшли башлаганыма азмы-күпме 30 елдан артык гомер үткән. Шул дәвердә ялларда, кеше бәйрәм иткән көннәрдә дә эшләргә туры килде. Шул исәптән 8 март көнендә дә. Бу көнне мин эшләгән сменада ешрак ир балалар дөньяга килә иде дип истә калган. Ә 23 февраль көнне, киресенчә, кыз балалар туа иде кебек. Кем туса да, хатын-кыз өчен иң зур бүләк – ул әни булу. Бәйрәм көнендә гүзәл затларыбызга шул бәхетне кичерергә ярдәм итә алу без – шәфкать туташлары өчен дә зур шатлыкка әверелә. Быелгы эш сменам кабат бәйрәм көнгә туры килә. Эштән соң гаиләм елдагыча чәчәк бәйләме белән каршы алыр дип уйлыйм. Бездән бер генә теләк: бәбиләр тусыннар, әниләр сау-сәламәт булсыннар!

Мөршидә Гыймадиева, “Шытсу” җәмгыятенең баш ветеринария табибы:

 – Салкын, озын кышлардан соң килгән Яз бәйрәме ел саен хатын-кыз өчен кабатланмас үзгә хатирәләре белән истә каладыр инде ул. Безнең хуҗалык идарәсе ел да гүзәл затларыбызны бәйрәм чарасына чакырып хөрмәтли, чәй табыны әзерли, концерт карыйбыз, аралашабыз. Бәйрәм рухы өйгә кайткач та дәвам итә. Тормыш иптәшем белән чәчәк кебек 3 кыз тәрбияләп үстердек, оныкларыбыз үсеп килә. Хатын-кыз өчен моннан да зур бәхет була алмый. Инде ил-көннәребез тыныч булсын, яз бәйрәме һәркемгә бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев