Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

8 сентябрь - Россия финансчылары көне

Дөньяда нинди генә үзгәрешләр бармасын, нинди генә икътисадый кичерешләр аша үтәргә туры килмәсен, бухгалтер - хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып кала.

Бүген бер генә предприятие, шәхси булсынмы ул, дәүләтнекеме, финансистларсыз эшли алмый. Бухгалтер предприятиенең финанс үсешен билгеләүче икенче зат булып санала. Әмма әлеге вазыйфа теләсә кемнәр өчен түгел. Кечкенәдән төгәл фәннәрне яхшы үзләштергәннәр генә киләчәкләрен исәп-хисап эше белән бәйли аладыр. Җаваплылыгы чикләнгән “Яшен” җәмгыяте баш бухгалтеры Гөлсу Рәис кызы Закирова белән дә сөйләшүне әлеге эш үзенчәлекләрен барлаудан башладык.

Гөлсу Закированы (сулда алдагы рәттә) хезмәттәшләре белән күрәсез

Мәктәп елларыннан ук Гөлсуның (бер уку йортында белем алдык) математика буенча фән олимпиадаларында катнашканын яхшы белә идем. Шәхсән үзем “гуманитарий” буларак, иң башта уены-чынын белән бергә кушып, тангенс, синус-косинусларның тормышта ни дәрәҗәдә кирәге чыгуы турында сорадым. “Көндәлектә кулланылмаса да, тригонометрик тигезләмәләр хәтерне, игътибарны яхшырта, мантыйкый фикерләүне үстерә. Бу безнең эштә бик кирәкле сыйфатлар”,- диде әңгәмәдәшем, алган белемнең тормышта һәрчак кирәге чыгачагына ишарәләп. Алга китеп булса да шуны әйтим, Гөлсу Рәис кызының һәр сүзендә, һәр фикерендә үз эшен нык яратуы чагыла. Ул булачак һөнәре урында озак баш ватмый, урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлагач, Казан финанс-икътисад институына укырга керә. Диплом алгач, хезмәт юлын Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе баш бухгалтеры буларак башлый. 2003 елда “Рамазан” җәмгыятенә күчә. Хәзер ул үз һөнәренең чын остасы, 100дан артык хезмәткәре булган оешманың төп исәп- хисап эшен алып баручысы. “Яшен” транспорт оешмасыннан тыш, “Рамазан”, “Таш” җәмгыятьләренең бухгалерия эшләре дә Гөлсу Закирова җаваплылыгында. Дөрес, янәшәсендә үзе кебек исәп-хисап дөньясында иркен йөзүче ярдәмче бухгалтерлары бар. “Әлеге оешмада эшли башлаганда ике генә кеше идек бухгалтериядә, ул вакытта “Рамазан” төзелеш оешмасы иде, 2007 елда барлыкка килгән “Яшен”җәмгыяте автобуслары хәзер 23 мәктәпкә, 39 балалар бакчасына, спорт, мәдәният учреждениеләренә, җыеп әйткәндә, 150дән артык оешмага хезмәт күрсәтә. Без йөзләгән клиентлар белән эшлибез, документацияне төгәл алып барабыз, сораулар туса тиз арада хәл итәбез. 2009 елда безнең базада “Таш” оешмасы ачылды. Бүгенге көндә нигезе нык булган, тотрыклы коллективыбыз бар. Һәркем тынгысыз эштә. Җитәкчебез Рамазан Сәгыйть улы коллективны бер йодрыкка туплап, нәтиҗәле эш таләп итә белә”- ди Гөлсу. Җитәкчеләре Рамазан Зарипов үзе дә Гөлсу ханымны коллективта зур абруйга ия булган, һәркем белән дә уртак тел таба белгән, бик төгәл, игътибарлы хезмәткәр буларак бәяли: “Озак еллар бергә эшлибез, хезмәтенең җелегенә, үзәгенә төшмичә туктамый, вакыт белән исәпләшми. Тормыш иптәше Рамил дә озак еллар бездә автобус йөртә. Бик күркәм, тырыш гаилә”,- ди ул хезмәткәрләре турында.

Гөлсу җитди вазыйфа башкарса да, йөзеннән елмаю китми, хезмәттәшләре өйтүенчә, беркайчан да зарланмый, эшенә чын күңелдән бирелгән, сабырлыгы һәр хәрәкәтендә чагыла. Тормыш иптәше Рамил белән игезәк уллары Илнар белән Динарга, кызлары Әдиләгә дә иң күркәм сыйфатларын салганнар кебек. Икесе дә югары белемле икътисадчылар – Илнарлары сөйгәне Зөлфия белән гаилә корып Сабада яшиләр, Динар Гөлсуның ялгыз калган әтисен тәрбияли, "Саба -Арена"да шахмат буенча тренер вазыйфасын башкара, Әдилә КФУның математикаинформатика факультетының 4нче курсында белем ала. Үз тырышлыклары белән булдырган гүзәл йортлары чәчәк патшалыгын хәтерләтә. “Кызым белән кыштан ук чәчәк орлыклары ала башлыйбыз, тирәюнең матур булса, күзләр генә түгел, җан да ял итә”,- ди Гөлсу ханым. Бүгенге көндә ул бик бәхетле. 50нче көзенә кереп барганда, тормышына тагын бер күңелле вакыйга өстәлде, Гөлсу Закирова нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә шәхси өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әле соңгысы булмасын дип телик...

Финансчылар көне уңаеннан район хакимиятеннән котлау алдык.

“Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Финансчы хезмәте һәрвакыт мактаулы һәм ихтирамга лаек. Бу бәйрәм район оешма-предприятиеләрендә, учреждениеләрендә эшләп бюджет һәм салым сәясәтен тормышка ашыруга, финанс хәлен ныгытуга, социальикътисади тотрыклылыгын тәэмин итүгә көн саен өлеш кертүчеләрне берләштерә. Һәр коллективта эш барышы финанс хезмәткәрләренең гаделлегенә һәм төгәллегенә нык бәйле. Сезгә җаваплы эшегездә уңышлар, сәламәтлек, тармак ветераннарына озын гомер, кадер-хөрмәттә яшәүләрен телибез”,– диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев