Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Җәяүле” профилактик чарасы бара

Җәяүлеләр инфраструктурсы объектларын тиешле тәртиптә тоту кагыйдәләренең үтәлешенә дә контроль артачак

Татарстан, шул исәптән районыбыз  юлларында 20 марттан 29ына кадәр “Җәяүле” профилактик чарасы бара. Бу көннәрдә җәяүле кичүеннән узганда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә кагыйдәне үтәүләре ЮХИДИ инспекторларының аерым игътибарында булачак.  Җәяүлеләргә  килеп бәрелүнең аеруча авыр нәтиҗәләре тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә күзәтелә. Бу вакытта күбесенчә киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган кешеләр зыян күрә. Автомобиль  йөртүчеләр “зебра”да  җәяүлеләр  булмаган очракта да  тизлекне киметергә тиешләр. Чара кысаларында җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәүчеләр,  юлны тиешле урында аркылы чыкмаучылар җаваплылыкка тартылачаклар”,– ди ЮХИДИнең район  бүлекчәсе начальнигы  вазифаларын вакытлыча башкаручы  Илнур Насыйбуллин.

Җәяүлеләр инфраструктурсы объектларын тиешле тәртиптә тоту кагыйдәләренең  үтәлешенә дә  контроль  артачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев