Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алар юлларда ярдәмче дә

Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре көне. Бу – юлларда кешеләр иминлеге, һәлакәтләрне булдырмау хакына җил-яңгыр, караңгы төн дими эшләүчеләр бәйрәме.

Шул  максаттан ЮХИДИ район бүлекчәсе  хезмәткәрләре агымдагы елда транспорт өлкәсендә административ хокук бозуларның 6763 очрагын ачыкладылар.  Быел районыбыз юлларында  беркемнең дә гомере өзелмәве (узган  ел – 9 кеше үлде) аеруча  куанычлы. Күпләр “гаишниклар” дигәч, хәтта  артыгы  белән принципиаль кешеләрне    күз  алдында тота. Әмма кырыс  инспектор юл хәрәкәтендә катнашучыларга кайгыртучан да була ала. Гомумән, ЮХИДИ хез­мәт­кәр­ләре  беркетмә генә төземи, юлда бәла­гә таручыларга ярдәмгә дә  ашыга. Чирек гасыр юлларда тәртип саклаучы юл-патруль хезмәте инспекторы Габделбари Ка­дыйровның  (фотода - уңда) көн­дәлегеннән  бер­ничәсен  язып  утик.

 Бервакыт ул Явлаштау юлында машинада бәби табар хәлгә җиткән хатын-кыз барлыгын белеп, аны хастаханәгә тизрәк илтеп җиткерү өчен “мигалка”ны кабыза, башка автомобильләрне  туктап торырга  мәҗбүр итә. “Юл кырыена төшкән автомобильне тартып чыгару, ватылып  калганнарын тагып, йөртүче туңмасын өчен җылы  урынга калдырып  китү, бензины беткәннәргә АЗСтан канистр белән ягулык  алып килү очраклары да шактый булды”,– дип  искә ала инспектор һәм эшкә  килүче  яшьләргә шундый теләктә кала.

Фәнил Мәүлетов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев