Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аларны һәр өйдә көтәләр

Хат салырга “Россия почтасы” бинасына кергән идем – чират. Кемдер коммуналь хезмәтләр өчен түләргә тора, икенчесе чит илдән заказ белән кайтарткан бандероль сорый.

Бәхетен сынап карарга теләп лотерея алучы да булды хәтта. Күрәсез, сәлам хатлары йөртүче күгәрченнәре белән тарихта калган почта хезмәте халыкка төрле мәнфәгатьләр өчен кирәк.

Эш төрләре кимеми, арта гына бара. Хат ташучылар кешеләрнең өйләренә хәзер газета-журналлар, пенсия-пособиеләр генә түгел, көнкүреш товарлары һәм продукция дә китереп бирә.

“Чыннан да, халыкка берничә юнәлештә хезмәт  күрсәтәбез. 2021 елда Арча, Әтнә, Балтач почта элемтәсе бүлекләре дә безгә кушылганнан соң республикада иң эре, 533 хезмәткәрне берләштергән филиалга әйләндек. Белгәнегезчә, Теләче районы электән бездә иде. Сабага килсәк, 30 почта бүлекчәсендә һәм 5 күчмә пунктта 143 кеше эшли. Шуларның 70е – хат ташучы. Эш күрсәткечләребез тотрыклы үсеш ягында. “Татарс­тан почтасы” рейтингында алдынгы позицияләрне билибез. Саба районара почтамты вакытлы матбугатка  яздыру йөкләмәләрен –105, почта бизнесы планын 111 процентка үтәде. Мисалга, район буенча июнь аенда 2,3 миллион сумлык газета-журналга яздыру бурычы куелып, куелган максатка ирешә алдык. Башка район почтамтлары исә “кызыл зонада” калды. Юридик затларны вакытлы матбугатка яздыру буенча да планнар 115 процентка үтәлде. Әлеге күрсәткеч буенча беренче бишлеккә кердек”,– диде почтамт начальнигы Рафил Заһидуллин.

Коллектив банк хезмәте күр­сәтү, кредитлар бирү, электрон коммерция юнәлешләре буенча да нәтиҗәле эшли. 2021 елда почтамт 147 мең хат һәм посылка кабул иткән, 298 меңен адресатларына тапшырган. Коммуналь хезмәтләргә түләү буенча 143,5 мең квитанция эшкәрткән. Хәзерге вакытта районыбыз өлкән­нә­ренең яртысыннан артыгы, ягъни 5 меңләбе пенсияләрне хат ташучылар аша ала. “Почтада товар-продукцияләр сатуның ки­рәклеген кайберәүләр аңлап та бетерми. Ә бит хат ташучылар кибетчеләр булмаган авылларга да йөри һәм үзе белән көнкүреш кирәк-яраклары да алып килә. Кирәк икән, заказ булганда, клиентларыбызга телевизор да китереп бирәбез. Саба буйлап һәм Теләчегә 6 почта машинасы  йөреп тора”,– диде җитәкче.

Бүлекчәләрнең эш күрсәткеч­ләренә  килгәндә, Рафил Рафа­эль улы Шәмәрдән почтасы начальнигы Рәсимә Гарифуллина белән сөйләшергә тәкъдим итте. Хезмәтенең чын остасы һәм остаз ул. Катлаулы участокта эшен 38 ел намус белән башкара. “Бүлекчәдә миннән дә озаграк эшләүчеләр бар. Хат ташучы Римма Әхмәдуллина 42 ел почта хезмәте  күрсәтә. Резедә Мө­хәммәтова 22 ел эшли. Шулай ук Гөлнара Фәләхова, Винера Әхмәтова, Гөлнара Камилова, Дания Зарипова да вазифаларына җаваплы карыйлар. Бездә 6 хат ташучыга озын-озын 6-7 урам туры  килә. Яңгырмы-кар­мы, өйдән-өйгә йөреп чыгарга кирәк. Шәмәрдәндә ха­лык икенчерәк, бездә менталитет бүтән. Хат ташучылар алар белән яхшы мөгамәләдә булып, планнарны үтәү өчен тырыша. Продукция сатасы булса да, алдан белешеп үзләре белән алалар. Хәзер кеше товарның кайда арзан, кайда кыйбат икәнен белә, сайлый-сайлана дигәндәй. Хат ташучыларның хәлләренә кереп тә товар алучылар бар. Го­му­мән, клиентларыбыз алардан ка­нәгать”, – ди Рәсимә ханым.

Бу хезмәт авыр һәм аз түләүле генә түгел, аның куркыныч ягы да бар. Шулай икәнлегенә Сабада Ирек Зариповка ияреп йөргәндә дә ышандык.  Ул инде 9 ел 15тән ар­тык урамга почта тарата. Машиналар туктаусыз йөреп тора. Йорттан-йортка йөргәндә гел як-ягыңа каранырга, урам аша чыкканда сак булырга кирәк. “Зебрадан гына йөреп булмый. Таш яуса да, пенсияләрне көнендә өләшәсе. Җәй көне велосипедта инде мин. Урамнары  йөреп чыгу 5-6 сәгать вакытны ала. Кешеләрдән рәхмәт кенә ишетәсе килә”,– ди Ирек.

Халык рәхмәтеннән тыш, хез­мәткә хөрмәт тә бар. Һө­нә­ри бәйрәмнәре уңаеннан 13 кеше министрлыкның, ве­домст­воның Рәхмәт хатлары­на тәкъдим ителгән. “Поч­та көнен зурлап билгеләп үтә­­­­­­чәкбез. Җаваплылыкны аң­лау­­­­лары өчен коллективка ихлас рәхмәтлемен. Барысына да уңышлар, сәламәтлек телим”,– ди Рафил Заһидуллин. Редакция аларның хезмәтеннән файдаланучы учреждение буларак, район матбугатының тиражы да почта бүлекчәләренең, хат ташучыларның абунәчеләр бе­лән уртак тел табуына бәйле. Сөйләшүләр барышында 50шәр мең хезмәт хакы алып та “Саба таңнары”на бер-өч айга гына язылучылар турында да ише­тергә туры килде. Рухи ярлылык, интернет технологияләр га­­зета-журналларның гомерен чикләмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев