Алия, Иделия, Алисә яшүсмерләр фәнни укуларында катнаштылар
Әлеге укулар Татарстанның барлык почмакларыннан талантлы яшьләрне җыя.
15 майда Иштуган урта мәктәбенең яшь йолдызчыклары – Алия Әхмәдуллина, Иделия Габдулова һәм Алисә Макарова – Казан шәһәрендә XXII республикакүләм Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укуларында катнаштылар. Кызлар "Туган якны өйрәнү һәм этнология", "Әдәби иҗат" секцияләрендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы кысаларында уздырыла торган әлеге мөһим чарада районыбыз данын якладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев