Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Арчада «Ел хатын-кызы.Ел ир-аты:хатын-кыз карашыннан» бәйгесенең зона этабында райондашларыбыз да катнашты

Республикакүләм бәйге быел 30нчы тапкыр уздырылды

Биредә Арча, Кукмара, Саба, Теләче, Әтнә, Биектау, Балык Бистәсе, Балтач, Лаеш, Питрәч районнарының  катнашучылары җыелды. Конкурска тәкъдим ителүчеләр  үзләренең гаилә учагын саклаучылар гына түгел, ә һөнәри эшчәнлектә, җәмәгать тормышының барлык тармакларында да югары нәтиҗәләргә ирешә алуларын  сәхнә чыгышлары аша тагын бер кат дәлилләп күрсәттеләр.   Хатын-кызлар  “Өченче буын герое”, “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз мәдәният һәм рухият”, “Минем һөнәрем – минем язмышым”,  “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Хатын-кыз -лидер", ә көчле затларыбыз “Ир-ат – лидер”, “Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат”  номинацияләре буенча көч сынашты.  Әйе, олы хөрмәткә лаеклы әни дә, галим, лидер, үз һөнәренең остасы, мәдәният хезмәткәре, көчле рухлы зат, эшкуар да алар.  Балалар тәрбияләргә дә, мөгаллимлек итәргә, фән өлкәсендә эзләнүләр алып барырга, конкурсларда катнашып җиңүләр яуларга да вакыт таба ул хатын-кыз! Ә ир-атларыбызның булганлыгына хәйран каласың. Мәсәлән, безнең район данын яклап чыгыш ясаган "Олимп" спорт мәктәбенең хоккей буенча тренеры Илнур Галимҗанов -үзе рәссам, үзе балта остасы, шул ук вакытта дин әһеле дә- төзелеп килүче  "Тынычлык" мәчете имам-хатыйбы.Олы Шыңар мәдәният йорты­ның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсем Рабгетдинова (“Хатын-кыз мәдәният һәм рухият” номинациясе) үзенең 3 коллективы белән ясаган чыгышын - һичшиксез  республикабызның зур сәхнәләрендә күрсәтерлек.  Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Сиринә Идрисованы (“Минем һөнәрем – минем язмышым”,) якларга  сәхнәгә гаиләсе һәм хезмәттәшләре генә түгел, нәни тәрбияләнүчеләре дә чыкты. Райондашларыбызның чыгышлары жюриның гына түгел, тамашачыларның да олы мәхәббәтен яулады. һәркайсына лауреат дипломнары тапшырылды, чәчәк бәйләмнәре һәм татлы күчтәнәчләр бүләк ителде. Чын күңелдән котлыйбыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев