Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Арташ авыл җирлегендә җыен: җирлекнең инвестицион эшчәнлегендә үсеш күзәтелә

Узган елгы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм агымдагы ел бурычлары турында авыл җир­леге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов чы­гыш ясады.

Арташ авыл җирлегенең узган елгы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм агымдагы ел бурычлары турында авыл җир­леге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов чы­гыш ясады. Биредә иң күп эш урыны бе­лән тәэмин итүче һәм җирлек бюджетына зур өлеш кертүче оешма – “Нырты” авыл ху­җалыгы предприятиесе. Җәмгыятьнең Ар­таш бригадасында 63 кеше хезмәт куя. Ур­тача хезмәт хакы – 40640 сумны тәшкил итә.

Җирлекнең инвестицион эшчәнлегенә күз салсак, алдагы ел белән чагыштырганда үсеш күзәтелә. 2021елда җирлектә 20 кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары эшчәнлек алып барса, 2022елда әлеге сан 23кә җиткән. 2022 ел өчен Арташ авыл җирлегендә үзара салым 158100 сум күләмендә җыелган. Республика бюджетыннан 632400 сум субсидия булып кайткан акча Язлы-Арташ авылында урам юлы эшләүгә, Ике басу Арташ авылында агачлар кисү, Олы Арташ авылында балалар мәйданчыгы урнаштыруга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев