Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл җирлегендә эшлекле активлыкны үстерәләр

Узган атнада күршебез - Балтач районында 2024 нче елга Татарстан Республикасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашуда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов җитәкчелегендә зур делегация катнашты.

 Семинарда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республикабызның район һәм авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, фермер ассоциацияләре, кулланучылар җәмгыятьләре һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты. Семинар кунаклары иң элек  районның берничә оешма-предприятиеләрендә булып, җитештерелгән продукция һәм күрсәтелүче хезмәтләр белән таныштылар. Пленар өлештә «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» номинацияләрендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерларның еллык республика конкурсында җиңүчеләрне котладылар.Тәбрикләнүчеләр арасында  райондашларыбыз - шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре Илфат Шәмсетдинов (Нырты), Сабадан Илнур Әхмәтшин, Рамил Гайнетдинов (Шыңар), СППК “Иген” җитәкчесе Зөлфәт Зарипов,  крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Азат Хәбибрахманов, Илфат Әхмәдуллин, Мишә һәм Иштуган авыл җирлекләре башлыклары Азат Гатиятуллин, Дамир Гайнетдинов та сәхнәгә күтәрелделәр.

 Семинар-киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль программаларның тулы көченә эшләргә тиешлеген, фермер хуҗалыкларының барлык дәүләт ярдәмнәре алуын тәэмин итү кирәклеген ассызыклады.

 ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды: хәзерге вакытта республикада 80% чәчүлек мәйданында эшләр төгәлләнгән.Җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча җирлек башлыклары өчен семинар-киңәшмәнең пленар өлешен Әгъзам Гобәйдуллин җитәкләде. Киңәшмәдә торак пунктлар чикләрен кадастр исәбенә кую, гидротехник корылмаларга үзәкләштерелгән хезмәт күрсәтү, авыл халкын сыйфатлы су белән тәэмин итүне оештыру, ташландык суларны агызу челтәрләрен модернизацияләү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев