18 сентябрьдә мәктәбебезнең яшь урманчылары (җитәкчеләре С. З. Сафина) Лесхоз бистәсендәге Урман музее һәм дендрологик бакчада булып, урманчы һөнәре белән таныштылар.
18 нче сентябрь көнне мәктәбебезнең яшь урманчылары (җитәкчесе Сафина С. З. )Лесхоз бистәсендә кунакта булып кайттылар. Укучылар Урман музеенда булып , урманчылык тарихы белэн таныштылар. Дендрологик бакчада үсүче күп төрле агач төрләрен карадылар, оранжериядә үсүче чит ил агачлары белән таныштылар. Белгеч Зоя Григорьевна урманчы эше , аларның эш кораллары турында сөйләде. Укучылар бу экскурсиядән бик күп мәгълүмат алып кайттылар.
Нет комментариев