Читкә йөрисе юк: Саба районында яшәүчеләр өчен мобиль поликлиника графигы билгеле булды
Район яңалыклары

Читкә йөрисе юк: Саба районында яшәүчеләр өчен мобиль поликлиника графигы билгеле булды

Саба районы авылларында яшәүчеләр сентябрьдән ноябрьгә кадәр мобиль поликлиникада (МКДЦ белгечләре) читкә чыкмыйча гына бушлай тикшеренү уза ала.

Саба районы халкына МКДЦ югары квалификацияле табибларының бушлай ярдәме күрсәтеләчәк. Консультацияләр һәм тикшеренүләрне хәзер авылдан чыкмыйча да узарга мөмкин.

Эш графигы:

  • 21.09–25.09 — Шәмәрдән авылы
  • 28.09–02.10 — Иштуган авылы
  • 05.10–09.10 — Лесхоз авылы
  • 12.10–16.10 — Иске Икшермә авылы
  • 19.10–30.10 — Олы Шыңар авылы
  • 02.11–06.11 — Югары Симет авылы

Бригада составында: кардиолог, эндокринолог, офтальмолог, кан тамырлары хирургы, невролог, терапевт һәм гинеколог эшли.

Язылу өчен яшәү урыны буенча ФАП фельдшеры яки участок терапия шәфкать туташына мөрәҗәгать итегез.

Саулык турында кайгыртуны кичектермәгез — тикшеренүне йорт янында гына узу мөмкинлегеннән файдаланыгыз! 

Проект «Сәламәтлек саклау» һәм «Озын һәм актив тормыш» милли проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла.        


Нет комментариев