Авылларны Әхмәтшиннар кебек гаиләләр яшәтә
«Авыл яше - авыл яши» проекты
15 май- Халыкара гаилә көне уңаеннан Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә, Урта Нырты, Язлы Арташ, Чәбья Чүрчи авыл клублары белгечләре Олы нырты авылында яшәүче Әхмәтшиннар гаиләсендә булдылар. Бу очрашу «Авыл яше - авыл яши» проекты кысаларында оештырылды. Әхмәтшиннар гаиләсе татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итә. Анда өч буын тату яши. Гаилә башлыгы Ленарның кулыннан килмәгән эш юк. Җәмәгате Ләйсән мәдәният хезмәткәре, хәзерге вакытта бәби ялында. Гаиләдә ике кыз үсә. Әбиләре –Сания апа озак еллар балалар бакчасында эшләгән, ә хәзер балаларга хуҗалыкта булыша. Гаиләдә иминлек, үзара аңлашу һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Әхмәтшиннар кебек авылны, туган җирен яраткан гаиләләр булганда, авыллар мәңге яшәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев