Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Baby skills" чемпионаты мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең хыялларын ачты

Россия Президенты В.Путин балалар бакчасыннан ук һөнәри юнәлеш бирү зарурлыгын Федераль җыенга Юлламасында да белдергән иде. Әлеге максатларда районда “2019-2023 елларга Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы балаларына һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча “Saba Balahoner” һөнәрләр шәһәре” муниципаль программасы расланды.

Шул нигездә бакчаларда тәрбияләнүчеләрдә киләчәктәге эшчәнлек өлкәсен аңлы һәм мөстәкыйль сайлауга әзерлек күнекмәләре  формалаштыру күздә тотыла. Программаны гамәлгә ашыруның башлангыч чорында оешма-учреждениеләрдә экскурсия вакытында бакча балалары күптөрле  хезмәт  урыннарын  визуаль рәвештә хәтердә  калдырсалар, хәзер  аларга үзләрен төрле һөнәрләрдә күмәк сынап карау  мөмкинлеге бирелә. Март ахырында мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә "Baby skills" төбәкара чемпионатына әзерлек кысаларында үткәрелгән "Һөнәрләр шәһәре: Саба БалаҺөнәр-2022” конкурсы моның  ачык мисалы булды. Муниципаль турда 25 бала “Әллүки”, “Шоколад”, “Бәләкәч” бакчаларында “Мәктәпкәчә тәрбия”, “Кондитерлык”, “Чәчтараш сәнгате”, “Поварлык эше”, “Музыка җитәкчесе”, “Декоратив-гамәли сәнгать” компетенцияләрендә көч сынашты.  

Хәзерге балалар турында “Белеп туа” диләр. Бу сүзләрдә хаклык барлыгына “Бәләкәч” бакчасында кечкенәләр үзләрен тәрбиячеләр,  музыка  белгечләре, декоратив эш осталары итеп күрсәткәндә яхшы ук   ышандык.

 “Мин шахмат  уйнарга,  җырларга, биергә яратам.  Үскәч музыка җитәкчесе  булырга телим. Бу  һөнәр сугыштан соң 1946  елда барлыкка килгән. Музыка җитәкчесе төрле инструментларда уйный, җырлый-бии, сценарийлар яза белергә, гомумән, барысы да аның  кулыннан  килергә, белгәннәрен  балаларга өйрәтергә тиеш. Аның  бурычы – балаларны   музыка дөньясына алып керү,  сәнгатькә гашыйк кеше тәрбияләү,– дип сөйләп китте “Кыңгырау” бакчасыннан 7  яшьлек  Алисә Маликова һәм практик чарада  шушы  компетенция өчен   рәсемнәрдә  күрсәтелгән кирәкле әсбапларны  да  бик  дөрес сайлап   алды.

 Армиядәге солдат турында, генерал булырга  хыяллана дисәләр, бакчага йөрүче баланың төшенә тәрбияче апасы керә. Ул – аның беренче кумиры. Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасыннан Эмилия Галимуллина  да тәрбияче  булырга тели. Аның ни өчен шушы  һөнәрне  сайлавы турында чатнатып сөйләве жюри әгъзаларында соклану  уятты.

Тәрбияченең бик  җаваплы һөнәр булуы  Эмилияне куркытмый.  Сынауны “Бәләкәч” бакчасының уртанчы төркем балалары белән “Бүген мин  сезнең тәрбиячегез булам”, дип шөгыль үткәрүдән башлаган Аделина Галимуллинаны да (“Кыңгырау”) хет бүгеннән сайларга теләгән һөнәре буенча  эшкә  ал. “Курыкканга куш  күренә” әкиятенә анализны да педагогларча осталык белән ясатты ул, табышмаклар да чиштерде, бер сүз белән әйткәндә, рольгә керде, булдырды.

“Мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең конкурс таләпләрен уңышлы үтәүләре тәрбиячеләрнең һәм, әлбәттә, бакча коллективларының, әти-әниләрнең уртак тырышлыгы. Алар тәкъдим ителгән компетенцияләрдән үзләре теләгәнен сайлап,  сәләтле балаларны  бәйгегә  әзерләделәр. Конкурс районда беренче тапкыр үткәрелсә дә, катнашучылар республика турында да  уңышлы  чыгыш ясарга әзер  икәнлекләрен расладылар”,– диде мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем  бирү буенча баш белгече  Луиза Мәҗитова.

 Район данын яклаячак 

 

Быел Росгвардия бинасында "Һөнәрләр шәһәре: Саба БалаҺөнәр-2022” проекты буенча тагын 7 станция  ачылды (“Татавтодор”, “Суд, “Хәрби комиссариат”, “Ильвина”  кибете-рестораны, “Таттелеком” һәм “Россия почтасы”, “Полиция”, “ЮХИДИ”).  Әлеге станцияләрдә балалар  үзләрен уен  формасында төрле  һөнәрләрдә  сыный алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев