Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында “Арендалы торак” программасы буенча зур күләмле эш алып барыла

Байлар Сабасының яңа формалашкан урамнарында 18 участокта индивидуаль йортлар төзелә.

 Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан тормышка ашырылучы “Арендалы торак” программасы кысаларында Саба шәһәр җирлеге буенча  бүгенге көндә зур күләмле эш алып барыла. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә яңа формалашкан Рябиновая, Луговая, Счастливая һәм Азатлык урамнарында 18 участокта индивидуаль йортлар төзелә. Аны “ПМК-159”, “ПМК-Мелиорация”, “Иген”, “Кристалл”, “Рыбно-Слободский универсалстрой” җәмгыяте эшчеләре барлык таләпләргә туры килерлек итеп башкара. Йортлар хуҗаларына – районыбызның белем бирү өлкәсендә эшләүче белгечләренә файдалануга ел азагында тапшырылыр дип көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев