Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында мәктәп юлын федераль акчага төзиячәкләр

Татарстанда быел «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» РФ Дәүләт программасы буенча финанслау күләме 803 млн сум булган биш эре проект гамәлгә ашырыла.

Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә 500 урынга исәпләнгән мәктәпкә керү юллары төзеләчәк, ә Кукмара районының Манзарас авылында урам юлы челтәре төзелешенең икенче этабы узачак.

«Авыл территорияләрен үстерү белән бәйле барлык биш объектта да эшләр алып барыла. Үтәлеш 42 процент тәшкил итә», — дип хәбәр итте «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

Шулай ук быел Мамадышның Карьер урамын реконструкцияләү һәм Мамадыш районының Тауиле авылында мөгезле эре терлек үстерү буенча махсуслаштырылган фермага керү юлын төзү планлаштырыла.

Моннан тыш, Саба районының Олы Кибәче авылында «Восточный» ҖЧҖ дуңгызчылык комплексына керү юлы реконструкцияләнәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» 2023 елда Татарстанда юл эшләренә 86,8 млрд сум акча каралганлыгын хәбәр иткән иде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bailar-sabasynda-maktap-yulyn-federal-akcaga-toziyacaklar-5874733

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев