Балалар юлда йөрергә өйрәнә
Саба район балалар китапханәсе 1 номерлы «Шатлык» балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен “Юлларда куркынычсызлык” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы профилактика бүлеге башлыгы Гүзәл Ягафарова катнашты. Чара китапханәчеләр тарафыннан китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән башланып китте. Балалар А.Усачевның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» китабы белән таныштылар. Бу матур иллюстрацияле китап битләрендә светофор сигналлары, юл аша чыгу кагыйдәләре һәм бу кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында күңелле шигырьләр язылган. Гүзәл Ягафарова балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде. Балалар бердәм, актив булып светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәләре буенча биремнәрне үтәделәр, пазллар җыйдылар. Чара ахырында балалар үзебезнең сәламәтлегебез өчен юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Илсөяр Шакирҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев