Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Балкыш” социаль-тернәкләндерү үзәгендә “Шигырьләрем минем – тере шаһитлар...” шигърият сәгате узды

2 февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты “Балкыш” социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан, “Шигырьләрем минем – тере шаһитлар...” дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрде.

Чара башында шагыйрьнең катлаулы тормыш юлы, аның иҗаты, атаклы “Моабит дәфтәре” турында сөйләнде. “Аның көрәш җыры...” презентация ярдәмендә катнашучылар шагыйрьнең кырыс фронт көннәре, фашист концлагерьларында үткәрелгән куркыныч вакыт турында белделәр. «Вәхшәт», «Минем җырларым», «Яз», «Кызыл ромашка» кебек танылган сугыш чоры әсәрләреннән шигъри юллар яңгырады. Очрашу шагыйрьнең тарихи истәлеге сурәтләнгән видеороликлар карау белән тәмамланды.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев