Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә “Бирнә җыю” йоласы

Автоном коммерцияле булмаган "Балкыш" - (Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә татар халкының милли бәйрәме "Сабантуй" бәйрәме алдыннан үткәрелә торган борынгылардан калган "Бирнә җыю" йоласын оештырдылар. Бу чара татар халык җырлары, милли биюләре белән бергә үрелеп барды. Шәмәрдән авылы халкы ачык йөзләре, тәмле күчтәнәчләре, мул бүләкләре белән бирнә җыючыларны каршы алып, алар белән бергә җырлап, биеп, күңел ачып чараны бик күңелле итеп үткәрде. Чарада катнашкан барлык кешеләр дә уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф алдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев