Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре “Саба чишмәләре”ансамбле белән берлектә социаль хезмәт алучыларга Җиңү көненә багышланган концерт программасы оештырдылар. Концерт моңлы җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Социаль хезмәт алучы өлкәннәребез яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алдылар.





Нет комментариев