Мәскәү шәһәрендәге инвалидларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм белән шөгыльләнүче “Старость в радость” (“Шатлыклы картлык”) хәйрия фонды үткәргән “Безнең мәдәният - безнең милли ризыкларыбыз” онлайн конкурсында Саба картлар һәм инвалидлар йорты коллективы “Гастрономия мирасының иң кызыклы тарихы” номинациясендә җиңү яулады һәм акчалата призга лаек булды.
Картлар йортында тәрбияләнүче өлкән апалар аш-су әзерләүчеләр ярдәме белән конкурска милли ризыгыбыз- гөбәдия пешерүне тәкъдим иткәннәр иде. Татар әбиләренең җылы куллары белән өйдәгечә, ыхтыматлап, яратып әзерләнгән камыр ашына жюри да битараф кала алмаган, татлы ризыгыбыз иң яхшысы дип бәяләнгән.









Нет комментариев