Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген райондашыбыз- махсус хәрби операция зонасында вафат булган Илнур Галимов белән хушлаштылар

Хушлашу мәрасимендә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары, дуслары катнашты.

 Илнур Галимулла улы Галимов  – 1987 елгы Саба егете. Әти-әнисе вафат. Гаилә корырга өлгерми, якыннарыннан бердәнбер абыйсы  – Айдар Сабада яши. Махсус хәрби операция зонасында 2023 елның 29 октябрендә  алган яралардан вафат була. Якташыбыз, Ватанын яклап, үзенең хәрби бурычларын намус белән һәм фидакарьләрчә үтәп һәлак булды. Урыны оҗмахта, гүре нурлы булсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев