Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә дә гает намазы укылды

Бүген, 10 апрель көнне мөселманнар Ураза гаетен билгеләп үтәләр. Районның барлык мәчетләрендә гает намазлары укылды, вәгазьләр сөйләнде.

 Саба үзәк мәчетенә дә халык иртәнге намаз вакыты кергәнче үк җыела башлады.  Мәчетнең икенче имамы Илдар хәзрәт Яхин Рамазан аеның фазыйләтләре, бу айның ни кадәр олугъ дәрәҗәле булуы турында вәгазь сөйләде. "Әгәр үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, Аллаһы Раббыбызга шөкер итүләребезне изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде" диде Илдар хәзрәт. Гает намазыннан соң  бәйрәм хөтбәсен Алмаз хәзрәт Гаянов укыды. Соңыннан Коръән сүрәләре укып,  дога кылынды. Бәйрәм белән котлашканнан соң, җәмәгать өйгә таралышты.

 Киләсе Рамазан аен да барыбыз да исән-имин булып каршы алырга язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев