Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыруга өлеш кертүчеләрне хөрмәтләделәр

Районда терлекчеләр слеты узды.

 Сабада терлекчеләрнең, 5 сәгатькә сузылса да, сизелмичә үтеп киткән бәйрәмендә җиңүче хуҗалыклар да, яртыеллыкта сыерлардан күп сөт савып алган алдынгылар да, сөт комбинатлары, "Элита", "КАМП", авыл  хуҗалыгына хезмәт  күрсәтүче  башка оешмалар  җитәкчеләре алып килгән бүләкләргә лаеклылар да – барысы да ачыкланды. Терлекчеләрне агымдагы  елның 6 аенда  ирешкән  уңышлары белән район  башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл  хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры  урынбасары    Гелюс Баязитов котлады. Нәтиҗәләр, чыннан да, күркәм. Терлекчеләрнең эш  күрсәткечләре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгышында анализланды.

“Чыгышымның башында берникадәр быелгы табигать шартларына тукталып китмичә булмый. Белгәнегезчә үсемлекләрнең вегетация чорында һава температурасының кискен үзгәреп торуы һәм явым-төшемнәрнең җитәрлек булмавы сәбәпле республиканың күпчелек районнарында һәм бездә дә республика Рәисе тарафынан гадәттән тыш хәл игълан ителде.

Үткән елда нәкъ 14 июльдә булган очрашуда киресенчә янгырлар көннәр буенча яугач, ярышларны спорт-аренада түбә астында үткәруне дә күз алдында тоткан идек. Ул вакытта тәүлеккә 32 мм явым-төшем булган иде.Хәзерге көнгә июнь-июльдә бары тик 18 мм яңгыр яуды. Хуҗалык елының 6 айлык эш күрсәткечләренә тукталып киткәндә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда сөт җитештерү 106 процент, ит җитештерү 100 процент тәшкил итә. Сөт җитештерүне “Туган як” хуҗалыгы – 128, “Урта Саба” бригадасы – 126, “Симет” хуҗалыгы – 110, “ПМК” хуҗалыгында - 109, “Мөхәммәтшин” фермер хуҗалыгында  107 процентка артып үтәлде. Район буенча I ярты елда бер сыердан 5 028 кг сөт савылды, артым 74 ккилограмм  тәшкил итте.

Ит җитештерүдә “Мәртен” хуҗалыгы – 117, “Игенче” – 114, “Симет” хуҗалыгын - 113 процент, “Шытсу” хуҗалыгы 110 процент үсеш бирде. Мөгезле эре терлекләрдән уртача  – 889 грамм, дуңгызлардан 642 грамм тәүлеклек үсеш алынды.

Быел да яңа тораклар төзү эшләре алып барыла. Кече Шыңар авылы янәшәсендә “Туган як” хуҗалыгында 500 башка исәпләнгән саву залы белән сөтчелек комплексы, “Мөхәммәтшин” фермер хуҗалыгында 200 башка сыерлар торагы төзелә, “Нырты” хуҗалыгының Арташ бригадасында саву залы белән сөт комплексы 600 башка киңәйтелә, “Курсабаш” хуҗалыгында 150 башка, “Юлбат” хуҗалыгының Йосыф-Алан бригадасында 250 башка исәпләнгән бозау тораклары төзү эшләре бара.

Түбән Утар авылында урнашкан Бранко Рус оешмасының беркөнлек күркә чыгару инкубаторы эшчәнлеген башлап җибәрде һәм бу ярты еллыкта 168700 күркә чыгарылды",– дип сөйләде җитәкче.

Малларга сыйфатлы азык әзерләү өчен, Байлар Сабасында терлек азыгы үзәге эшли. Анда 5 төрле катнаш азык һәм сыерларга 3 төрле тулыландырылган әзер катнашма ясала. Бу ярты еллыкта барлыгы 31745 тонна әзер азык район хуҗалыкларына җибәрелгән. Раздой группасы сыерларына әзерләнгән катнашма ашатып Сатыш фермасыннан Татарстанның атказанган терлекчесе Илсөяр Хәсәнова һәр көнне бер сыерга бәйләп асрауда 28-30, Курсабаш робот фермасында 32-34 литр сөт савалар. Шул  ук  вакытта азык үзәгендә җитештерелгән азык кулланып эшләүче Мичән, Йосыф-Алан комплексында, Мамалай, Бигәнәй, Тимершык фермаларында тиешле савым күрсәткечләренә ирешү бурычы тора. Әлеге коллективларда азык белән беррәттән, бөтен төр зооветеринария таләпләрен үтәү зарур. Район авыл хуҗалыгы оешмаларында төрле цифрлы технологияларны көндәлек эш процессларында актив кулланалар. 23 сөт комплексларында һәм фермаларда көтү белән идарә итү һәм көндәлек ашата торган азык күләмен исәпли торган программалар эшли. Районның барлык эре хуҗалыклары малларны бердәм идентификацияләү системасында теркиләр. Шулай ук быелгы елдан шәхси хуҗалыктагы малларны бу системада теркәү башланды. Район буенча барлыгы 100 процент мал теркәлгән.

Бәйрәмнең икенче өлеше күңелле стартлар, берсенән-берсе кызыклы ярышлар белән дәвам итте. Терлекчеләрнең хезмәте белән нык бәйле саву аппаратын  сүтеп җыюда “Игенче” җәмгыятеннән  Айсылу Галимовага тиңнәр  булмады. Аның  күрсәткече 2 минут 59 секунд. Хатын-кызларны атны да тугарып җикте әле. Беренчелекне  Килдебәктән Фәнзилә Хәйбиева  алды (3.45 минут).  "Симет" җәмгыятеннән Дамира Гәрәева –2нче, “Игенче” дән Гөлнәзирә Вәесова 3нче  булды Җанатарлар аеруча күмәк уеннарда катнашучыларга куәт бирде. Аркан тартышуда "Туган  як" командасы хатын-кызлары көндәшләрен үзләренә пружина кебек кенә суырып алдылар. Гомумән, ярышларда  төп  көндәшләр “Игенче" һәм “Туган  як” хуҗалыклары терлекчеләре  булды. Кул көрәше, гер күтәрү, таяк тарту, чүлмәк вату, капчык белән сугышу, әтәч тоту һәм башка бик күп уеннар белән гөр килде мәйдан. Көрәш яратучылар җиңел һәм  авыр үлчәүләрдә быелгы батырлар Нияз һәм Илназ Маликовларны (Олы Шыңар) алкышлады. Абсолют батыр Нияз Маликов. Ветераннар  арасында Рамил Сафин җиңүче булды.  Бәйрәмне Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар концерты бизәде. Алар терлекчеләр белән  җыр аша гына аралашып  калмыйча, бака аягы киеп,  ирен (хатынын) арбага  утыртып  ярышу төрләренә  кушылып та кителәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев