Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чәбия-Чүрчи авылында обелиск ачылды

Кечкенә генә авылдан изге яуга 76 кеше китә.

   Илебездә матәм митинглары белән билгеләп үтелгән Хәтер һәм кайгы көнендә Чәбия-Чүрчидә истәлекле  вакыйга булды: яу кырында һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштергән обелиск ачылды. Ул  кичтә  авыл  халкы әти-бабаларының мәрмәр плитәләргә уелган исем-фамилияләрен яшьле күзләре белән  укыды. 1935  елгы Гыйльминур апа Габдерахманова да әтисе  сугышка  киткәндә 5  яшьлек сабый була. “Әни 4 бала белән  калды. Мин 10  яшьтә  эшли башладым. Башлангычта  укыганда кырда җитен  йолкып бармак  аралары  суелып бетә  иде. 1942  елда әтиебез Тимербай  Закировның хәбәрсез югалуы турында хәбәрен  алдык.  Үзенең бер  сугыштан   килгән хатын  әни гомер буе  саклады. Һәйкәл  ачылуын бик көттем, күптән   кирәк иде ул. Плитәдә  исемен укыгач, әтием өйгә  кайткан  кебек  булды. Һәйкәлне ясаган  Маратка  нәрсә әйтсәк тә  аз булыр  кебек”,– диде ул әтисенең обилесктагы фамилиясен  куллары белән  сыйпап.

  “Чыннан да, безнең өчен бик  сөенечле  вакыйга. Сугыш ветераннары исемлеге  клубтагы  язуда гына тора  иде. Хәзер авылның һәр кешесе,  туган нигезләренә кайтучылар  да  күрә.  Һәйкәл районда  Чәбия-Чүрчидә генә юк  иде бугай. Хәзер  без дә  изге  урынлы булдык”,– диде клуб каршына беренчеләрдән  килгән Рамил  Шиһабиев та. Аның да сугыштан  кайтмаган бабасы мемориаль тактага язылган.

Ачылыш тантанасында обилескка иң элек Мансур хәзрәт Арикиевның  хәер-фатихасы бирелде, әрвахларга багышлап  дога  укылды. Чәбиячүрчилеләрне шатлыклы көннәре белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде авылдашлары булышлыгы белән әлеге изге эшне башкарып  чыккан “Экспресс Строй” җәмгыяте җитәкчесе Марат Әгъләмовка Рәхмәт сүзен тапшырды.  Олы Нырты  авыл  җирлеге башлыгы  Рафис  Сәфәргалиев үзенең  чыгышында әйткәнчә, мемориаль тактага нигез  былтыр халыктан  җыелган 80  мең сум  акчага салына һәм быел төзелешне  Марат Әгъләмов  дәвам итә. “Авылның  киләчәген  кайгыртып,  янәшәдә генә балалар  мәйданчыгы  да ясап  куйдык. Булышкан кешеләргә  бик зур рәхмәт. Әле Чәбия-Чүрчидә тагын бер-ике проект көтелә”,– диде  ул.  Обелискка чәчәкләрне һәм хәтер шәмнәре  олысы да, кечесе дә куйды. Шәмнәр сүнәр, ә халык хәтере мәңгелек.

Кечкенә генә авылдан изге яуга 76кеше китә. Шуларның 37се Ватан азатлыгы өчен көрәштә батырларча һәлак була яки хәбәрсез югала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев