Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чаңгы ярышында кемнәр җиңүче, кемнәр призер булды?

Ватанны саклаучылар көнендә Лесхозда район оешмалары, предприятиеләре, учреҗдениеләре коллективлары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде.

 

Ватанны  саклаучылар көнендә Лесхозда район оешмалары, предприятиеләре,  учреҗдениеләре  коллективлары арасында  чаңгы ярышлары  үткәрелде. Бәйгедә катнашырга 200дән артык  ир-егет, хатын-кыз  килде. Ярышларга Рифат Хисамов  судьялык итте. Җиңүчеләр 3 сәгать дәвам иткән  узышлардан  соң  ачыкланды.

Хатын-кызлар арасында:

1 урын - Алия Мөбарәкова (Сабыгаз)

2 урын - Альбина Хафизова (Сабыгаз)

3 урын - Гөлнара Заһидуллина (ФБП)

Яше  40ка җитмәгән хатын-кыз җитәкчеләр арасында:

1 урын - Айгөл Бикмуллина (Суд приставлары)

2 урын - Фәридә Шәрәфиева (Саклык банкы)

3 урын - Гүзәл Закирова (Балкыш)

Среди мужчин:

1 урын - Данил Ганиев (Сабыгаз)

2 урын - Рамил Хуҗин (ПСЧ-129)

3 урын - Рамил Шакиров (ФБП)

Яше  40ка җитмәгән җитәкчеләр арасында:

1 урын - Данис Яруллин (Саба урта  мәктәбе)

2 урын - Руслан Дәминов (РЭСО)

3 урын - Альмир Шәйхетдинов (Шәмәрдән МПП ЖКХ)

Яше  50гә җитмәгән җитәкчеләр арасында:

1 урын - Ирек Гарипов (ОДМС)

2 урын - Альберт Гарипов (Бетапром)

3 урын - Ильшат Хуҗин (Индустриаль парк)

Яше  50дән  узган җитәкчеләр арасында::

1 урын - Шамсун Сөнгатов (ФБП)

2 урын - Фәргать Нуриев (ВДПО)

3 урын - Айдар Галиев (Сак бүлеге)

Яше  60тан  узган җитәкчеләр арасында:

1 урын. Әмин Миннегулов ( инвалидлар оешмасы)

1 урын - Фәнис Вәлиев (Шәмәрдән ХПП)

2 урын - Исхак Галиев (Ак Барс Банк)

 

Шәхси эшмәкәр җитәкчеләр арасында:

1 урын - Ришат Мөбарәков (ИП Мөбарәков)

2 урын - Динар Кәримов (ИП Кәримов).

Командалар арасында:

1 урын –Сабыгаз

2 урын -  Финанс-бюдҗет палатасы

3 урын -  Саба аграр көллияте.

Призерларга Грамоталарны башкарма  комитет җитәкчесе Марат Ишниязов тапшырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев