Бакчада, болында үсүче чәчәкләр матурлык үрнәге. Алар турында шагыйрьләребез матур шигырьләр иҗат иткәннәр. Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре укучылар белән берлектә табигать кочагында «Чәчәкле җәй – ямьле җәй!» дигән исем астында чәчәкләргә багышлап эко-микрофон уздырдылар. Катнашучылар күргәзмәгә куелган төрле язучыларыбызның китапларыннан чәчәкләргә багышланган шигырьләрне микрофонга укыдылар, бакчаларында үсүче яраткан гөлләре турында бай мәгълүмат җиткерделәр. Чара хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте.




Нет комментариев