Сабаның “Шоколад” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче 27 яшьлек Динара Шиһапова искиткеч матур мәк чәчәкләре ясаган.
— Бу — беренче кул эшем, — ди Динара. — Изолон дигән материалны, интернет аша заказ биреп, Мәскәүдән кайтарттым. Ул тимергә охшаган, йомшак, җиңел, су тисә дә бозылмый. 1 кв. метры 120 сум тирәсе тора.
Чәчәкнең агы — материалның үз төсе, ә кызылына сиптереп буйый торган кызыл буяу кулландым.
Динара Казан педагогика көллиятен тәмамлаган, читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыган. Биредә тәрбияче булып 5 ел эшли. Улы Раязга 5 яшь.
Комментарии
Без имени
0
0
Исэнмесез! бигрэк матур чэчэклэр заказга эшлэмисезме ? искиткеч куз тимэсен