Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар тормыш серләренә өйрәнә

Районыбызда физик мөмкинлеге чикле һәм сәламәт балаларга сыйфатлы ял итү өчен тигез мөмкинлекләр булдыруга юнәлтелгән «Чиксез дөнья» проектын тормышка ашыру дәвам итә.

Шушы көннәрдә “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре Саба мәктәп интернатында тәрбияләнүче балалар белән кызыклы чаралар үткәрде.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар  өчен  Саба мәктәп-интернатында  бу уку елында  66 бала тәрбияләнә. Саба, Кукмара, Балтач һәм Теләчедән килеп укучы балаларга  26 мөгаллим белем һәм тәрбия бирә. Укучылар арасында өйгә кайтып йөрүчеләр дә, атна дәвамында биредә яшәп белем алучылар да бар.

7 октябрь көнне  «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре, мәктәптә балалар өчен мас­тер-класслар үткәрде. Прәннекләргә рәсем төшереп буяу мастер-классында укучылар кондитер-пешекче һөнәре серләренә төшенделәр. Прәннектә  үзләре ясаган бизәкләрне күреп, күп кенә укучылар әлеге һөнәрне сайларга теләге барлыгын да җиткерде. 

Икенче мастер-класс төсле акбур һәм җилем белән рәсем ясауга багышланган иде. Укучылар  җилем өстенә төсле акбурлар сибеп, үзләре теләгән рәсемне ясадылар. Һәр ике мастер-класста да укучылар үзләрен иркен тотып, команда белән эшләү серләренә төшенделәр.

“Яшьлек” яшьләр үзәгенең “Чиксез дөнья” проекты  ба­лаларның тигез хокуклы булуын ассызыклый.  Уку өл­­кәсендә дә, ял итү өчен мөм­кинлекләрдә дә,  чикләр юк, балалар тигез хокуклы.

Венера Дәүләтшина,

Яшьлек яшьләр үзәгенең  өстәмә белем бирү педагогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев