Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәү әнисе сүзе рас килгән

Район Советының фев­ральдәге йомгаклау сессиясе күңелле мизгелләр – бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде.

Мактаулы исемнәр, Мак­тау грамоталары... Бүләк­нең иң дәрәҗәлесенә Шә­мәрдәндә яшәүче Гөлназ Галиәхмәтова лаек булды. Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразыев аңа “Ана даны” медале тапшырды. Әлеге дәүләт бүләге бишенче баласына өч яшь тулган, аларны тәрбияләүдә үрнәк булган анага бирелә.

undefined

Гөлназ Галиәхмәтова Шә­­мәрдәндә туган. Тулы гаи­ләдә өч кыз үскәннәр, ба­ры­сы да югары белем алган. Хәзер ашлык кабул итү предприятиесендә лабо­рант булып эшли. Ире –“Газпром” җәмгыятенең мактаулы шоферы. Ришаты белән Гөлназның туганнан туган абыйсы туенда танышкан.

“Язмыш безне шулай очраштырды. Ришат туйга кияүнең дусты буларак килгән иде. Уйнап-көлеп-биеп күңел ачканнан соң, ул мине озата кайтты. Капка төбендә торабыз шулай. Ришат сөйли, мин тыңлыйм. Мин сине урлыйм, дип тә әйтеп куйды бу. Шаяртырга ярата икән дип уйладым инде. Мин бит әле укыйм, дидем дә, кереп киттем. Ул вакытта туй ике көн була иде. Башта яшьләрнеке, аннары – олылар. Икенче көнне туйга әзерләнгәндә кәләшнең туй күлмәге итәге пычранды. Юарга мунчага кердек. Кәләш югалып торган арада, мин тиз генә күлмәкне киеп карарга булдым. Шулвакыт мунчага картәби килеп керде дә, тузынып: “Ах, чукынчык, нигә кидең? Болай булгач, быелдан калмыйсың бит, кияүгә китәсең”,– диде. “И, әбием, нинди кияү! Минем әле йөргән егетем дә юк”,– дидем. Әмма аның сүзе рас килде. Нәкъ ике айдан Ришат белән безнең дә туебыз булды. Арттан сөйләүчеләр табылды инде. Дус кызларым да: “Йөрегез инде бераз, нигә шулай ашыгасыз?“– дип киңәш иткәннәр иде. Шөкер, барысы да тәртиптә, өйләнешкәнебезгә сентябрьдә 20 ел була”,– дип ничек итеп чәчләренең чәчкә бәйләнүе белән таныштырды Гөлназ ханым.

Чыннан да, чөкердәшеп яшиләр Галиәхмәтовлар. Инде олы уллары энергетика университетында белем ала. Чаңгычы, көрәшче әтисе үрнәгендә спорт белән шөгыльләнә, фән олимпиадалары медальләре иясе. Риназ, Риаз, Рөстәм – лицей укучылары. Фәннәрне “4”кә “5” үзләштерүләре белән сөендерәләр. Берсе гер күтәрүне үз итсә, икенчесе тенниска тартылган. Йортта әниләренең булышчылары, һәрберсе арасында эш бүленгән. Җәй көннәрендә бакчада, чебиләр белән мәш киләләр. Җиләкне дә бергәләп җыйгач, күп итеп әзерлиләр. Өстәлләрендә каен җиләге кайнатмасы өзелми. Ял көннәренең үткәнен дә сизми калалар. Балаларын циркка, курчак театрларына, аквапаркларга, күңел ачу үзәкләренә йөртәләр. Бик күңелле яши­ләр. Гөлназ үзе дә спорт ярата, волейболчы, үзешчән сәнгатьтә,Сабантуйга бирнә җыюларда актив катнаша.

Тукта, гаиләдәге бишенче бала – бакчага йөрүче Амира турында язмадык бит әле. Ул, кем әйтмешли, “по заказу” туган кыз булып чыкты.

“Күз алдына китерегез: ирем­нең абыйсында дүрт кыз, ә бездә дүрт малай үсеп килә. Без дә кызга кызыктык һәм алып кайтырга булдык. Ләкин Ходай кемне бирә бит әле. Алдан белеп булмый. Ходай рәхмәте белән кыз булып чыкты. Дөньябыз тагын да түгәрәкләнде”,– ди Гөлназ Рамил кызы.

Бусагада торган Хатын-кызлар көне Галиәх­мә­тов­лар өчен кунакка йөрү бәй­рәме дә икән. Иң элек иренең әнисе табын корып, бәлеш пешереп көтеп тора. Ришатның абыйсы да гаиләсе белән килә. Аннары Гөлназның әнисен 8 Март белән котларга китәләр. Ике якны да тигез күрәләр. Гаиләдә хатын яисә ир сүзе закон дигән әйбер бөтенләй юк. Кыен сорау туса, һәр­кем үз фикерен әйтеп, уртак нәтиҗәгә киләләр.

“Гаи­ләм өчен горурланам. Ирем белән балаларга тиешле тәрбия бирәчәгебезгә, киләчәктә һәрберсе үз туры юлын табачагына ышанабыз”,– ди бәхетле ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев