Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Динә Латыйпованың “Мәк чәчәге” китабын тәкъдир итү кичәсе

30 март көнне “Тулпар” ресторанында “Әдәби кунакханә”нең чираттагы утырышында танылган җырчы Динә Латыйпованың “Мәк чәчәге” китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Очрашуга китап укучылар, китапханәчеләр чакырылган иде.

undefined“Мәк чәчәге” әсәре, өч гашыйкның мәхәббәт өчен көрәше, чын ярату хисенең кеше тормышындагы роле турында. Еллар аша үтеп тә сөюнең сафлыгын саклап кала алган геройлар безне елата да, тәрбия дә бирә. Әсәр чын тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп язылуы, бай теле, кызыклы чагыштырулары, һәр героеның холкын үзенчә сурәтләве белән дә кызыклы.

Китапханә директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы язучыга иҗади уңышлар теләде. “Мишә дулкыннары” язучылары да Динә ханымның иҗатына карата булган фикерләре, якты теләкләре белән уртаклаштылар. Кичә барышында китапханәчеләр тарафыннан әсәрдәге төп геройларга анализ ясалды, иҗатына карата сораулар бирелде. Мәдәният хезмәткәрләре Зөлфәт Саматов, Булат Шәмсиев, Илнур Ибраһимов чараның музыкаль бизәлешен тәэмин иттеләр. Сәнгать мәктәбе укучылары Хузин Ильзат һәм Аскарова Зәйнәп (укытучылары Гарипова Гүзәл) әсәрнең эчтәлеген бию телендә җиткерә алдылар.

undefinedОчрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев