Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

“Догалы җиргә бәрәкәт иңәр”

Дүшәмбе көнне районыбызга зур, дәрәҗәле кунак - Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһисәламнең нәсел дәвамчысы Корбангали Ишан килде.

   Хәзрәт изге Болгар җыенында катнашкан. Рухи мирасны, тарихны белүче дин галиме буларак, Корбангали хәзрәтне безнең районга Казан ханлыгы чорында ук гыйбрәтле вакыйгалар шахиты булган Саба төбәген, аның борынгы мәчет-мәдрәсәләрен дә якыннан күрү, изге җирләрдә дога кылу нияте китергән. Корбангали Ишанның нәсел чылбыры Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһисәламнең кызы Фатыйманың улы Хөсәенгә барып тоташа. Ул заманында атаклы Бохара мәдрәсәсен тәмамлаган, 1980 елларда “Мирараб" мәдрәсәсендә фикх һәм гарәп грамматикасыннан укыткан. СССР таркалып, илгә төрле радикаль агымнар керә башлагач, традицион Исламны яклау буенча актив эшчәнлек алып барган, халыкка имам Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча асыл ислам кыйммәтләрен җиткергән. Хәзерге вакытта Ишан сохбәтләр (рухи дәресләр) үткәрә, мөридләренә нәфесне тәрбияләү юлларын, Аллаһны танып белү ысулларын өйрәтә, күп сәяхәт итә.

  Мөхтәрәм Ишанны һәм аның белән бергә сәфәр кылучы Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабировны Саба җирендә Саба мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов,  эшмәкәрләр Гөлнара һәм Айдар Галимовлар ипи-тоз белән каршы алдылар.

Районыбыз белән беренче танышу Сабаның җәмигъ мәчетеннән башланды. Шунда ук мөхтәрәм кунаклар белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов та очрашты, кунакларга Аллаһ йортының төзелү тарихын, районыбыздагы дин тормышы белән таныштырды.

Кунакларның киләсе тукталышы Бигәнәйдәге Вәлиәхмәт Ишан каберлегендә, Сатыш мәдрәсәсендә дәвам итте. Вәлиәхмәт Ишан төрбәсендә Коръән сүрәләре укып, озак итеп дога кылдылар.

 1554 елда Явыз Иван тар-мар иткән Өтернәс шәһәрлеге урынындагы һәйкәл янында да шәһит киткән ватандашларыбыз рухларына  багышлап догалар укылды. “Аталарыбызның Ислам динен саклап калган изге җиргә килдек. Алар шәһит киткән, әмма аларны үле дип әйтмик, алар тере, безне күрәләр, ишетәләр, һәрдаим дога белән искә алыйк. Укыган догаларыбыз бәрабәренә бу җирләргә, бу төбәкләргә нур иңәр, бәрәкәт килер. Алга таба да ата-бабаларыгыз рухын гел истә тотып, хатирәләрен саклап яшәгез. Татарстан – Ислам дине эләмен югары күтәрүче, бөтен төрки халыкларга файда китерүче милләт булды, татарларны бик хөрмәт итәбез. Саба җирлегендә дә дин өчен, милләт өчен хезмәт итә торган  ихласлы мөселманнар яшәвен күрдек. Изге эшләрегез дәвамлы, тормышыгыз имин булсын” – диде Корбангали Ишан.

   Кунакларның Саба җирлегендәге очрашуы үзәк мәчеттә вәгазь кичәсе белән төгәлләнде. Корбангали Ишан дин тотучыларның, шәригатьтә гаилә мөнәсәбәтләре,  хатын-кызның ир каршындагы вазыйфалары, талак мәсьәләсе кебек четерекле сорауларына җавап бирде.

Ахырдан әлеге очрашуны оештыручы  Гөлнара  ханым Галимова кунакларга барлык район халкы исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп Саба чәкчәген тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев