Элекке фильмнарда завод-фабрикаларда эшләүчеләр, механизаторлар, терлекчеләр – эш кешеләре тормышы сурәтләнә иде.
Элекке фильмнарда завод-фабрикаларда эшләүчеләр, механизаторлар, терлекчеләр – эш кешеләре тормышы сурәтләнә иде. Гади, тырыш, эчкерсез ул хезмәт ияләре турында каравы да күңелле, җанга рәхәт иде.
Хәзер күрегез инде: фильм геройларының зур, яхшы йортларда яшәүләрен, кыйммәтле машиналарда йөргәннәрен, затлы кафе-рестораннарда ашаганнарын, диңгез буйларында ял иткәннәрен күрсәтәләр, ә кая эшлиләр алар шулай типтереп яшәрлек акчаны – монысын күрсәтмиләр яки затлы офисларын гына чагылдырып алалар.
Шулай итеп, эш кешесенә рәт бетте, аны экраннан да кысрыклап чыгардылар.
Нет комментариев