Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эш урыннарына операторлар, ветеринария табиблары, инженер-бухгалтерлар... һәм тагын кемнәр җитми?

Вакансияләр ярминкәсе

 Операторлар, ветеринария табиблары, сугымчылар, инженер-бухгалтерлар, карьерда эшләүчеләр, машина  йөртүчеләр, йөк төяүчеләр һәм башкалар. Узган атнада хезмәт һәм халык эш белән тәэмин итү үзәге оештырган вакансияләр ярминкәсендә әнә шундый һөнәрләргә ихтыяҗ булуы әйтелде.Эш тәкъдим итүчеләр белән очрашуда 30дан артык кеше катнашты. “Без сезне ай саен җыярга тырышабыз. Очрашуга эш бирүчеләрне дә чакырдык. Чараның максаты – сезгә вакансияләр турында мәгълүмат алу мөмкинлеген арттыру. Законнарда үзгәрешләр, яңалыклар да бар. Төрле программалар барлыкка  килде”,–диде үзәк җитәкчесе Ленар Шәйдуллин һәм үз белгечлеге буенча кулай эш таба алмаганнарны яңа һөнәрләргә укыту мөмкинлеге турында сөйләде. Читтән торыпмы, дистанцион тәртиптәме, Казандамы, башка шәһәрдәме – белем үзләштерү түләүсез булачак. Шулай ук рәсми рәвештә эшсез дип танылган кешеләр үз бизнесларын булдыру өчен 145 мең сум субсидиягә дә исәп тота ала. “Әлеге проект Татарстан Республикасы хөкүмәте булышлыгында гамәлгә ашырыла. Нинди эш белән шөгыльләнергә телисез, кайсы юнәлешне сайлыйсыз – сезнең белән шул хакта бизнес-план төзибез. Үзмәшгуль булып теркәлгән очракта салымнарны да азрак түлисе. Җиһазлар алып бер елда эш күрсәтә аласыз икән, акча үзегезгә кала. Быел пекарня ачу, массаж, керфекләр ясау белән шөгыльләнү өчен җиһазлар алучылар бар. Кызыксынучыларга тәкъдимнәрне электрон почтага да җибәрә алабыз”,– диде Ленар Шәйдуллин.

Эш бирүчеләрдән Көек карьеры җитештерү участогы начальнигы Азат Садретдинов ир-егетләр өчен вакансияләр белән таныштырды. “Сәгатенә 200 сумнан түлибез. Хезмәт хакы айга ике тапкыр вакытында бирелә”,– дигәч, шунда ук эш вакыты белән дә кызыксынучылар булды. Аннары “ТатМит Агро” җәмгыяте кадрлар бүлеге  белгече Лилия Садретдинова сүз алып, дуңгыз суючыларга, йөк төяүчеләргә аена 40 меңнән башланган түләү тәкъдим итте. Ашханәдә бушлай туклану оештырылган. Ә үзәктә рәсми теркәлүчеләргә 3 ай дәвамында аларның элеккеге эш урынындагы хезмәт хакларының 75 проценты (ләкин 12972 сумнан артык түгел), аннан соңгы өч айда 5 мең сум гына түләнә. Аерма сизелерлек һәм вакыт узганчы үзеңә шөгыль табуың хәерле. Вакансия турындагы мәгълүмат район сайтында да бар. Әлеге ресурста оешма-предприятиеләр 70тән артык  эш урыны тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев