Эзмәдә затлы итеп яулык ябу күнекмәләренә өйрәттеләр
Яулык бар хатын-кызга да килешә, ул аның гүзәллеген тагын да ачып бирә, кыяфәтенә тыйнаклык һәм затлылык өсти.
Эзмә мәдәният йортында өлкәннәр белән «Мөселман яулыкларының гүзәллеге» дигән чара узды. Яулык бөркәнү-дини һәм мәдәни традицияләрне саклау гына түгел, бу үзеңне ярату һәм хөрмәт итү. Яулыкны мөселманча бәйләргә өйрәнү – җиңел эш түгел. Ләкин, зур теләк булганда, яулыкны төрле ысуллар белән матур һәм килешле итеп бөркәнергә була. Хәзер сәүдә нокталарында аның нинди генә төсләрен һәм фасондагыларын сатмыйлар. Затлы, купшы яулыклар янында гади генә, тәнгә рәхәт тукымадан тегелгәннәрен дә сатып алырга мөмкин. Иң мөһиме- баштан шумасын, уңайлы, рәхәт булсын. Хәзер хатын-кызлар тюрбаннарны да яратып кияләр. Чарага килүчеләр дә яулык ябу серләренә өйрәнделәр, белгәннәрен башкалар белән дә уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев