Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә белем бирү сыйфатын комплекслы бәяләү” темасына республика семинары

Шәмәрдән ”Әкият” балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен республика семинары үткәрелде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доцентлары Латыпова Рәсилә Илдусовна , Башинова Светлана Николаевна, МКУ «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе” баш специалист Салихова Алина Рустемовна, методист Хабибрахманова Диляра Расимовна һәм Кукмара , Арча, Саба муниципаль районнары методистлары һәм тәрбиячеләре катнашты.

Килгән кунаклар уртанчылар төркемендә инглиз телендә  өстәмә белем бирү эшчәнлеге, зурлар  төркемендә  логопедия элементлары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге, инглиз телендә

 “Винни-пух һәм аның дуслары” дип исемләнгән сәхнәләштерелгән театраль күренеш карадылар, һөнәрчеләр остаханәсенә сәяхәт кылдылар. Килгән кунаклар һәм районыбызның         мәгариф идарәсе  методистлары семинар эшенә югары бәя бирделәр. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм районыбызның мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә     зур  рәхмәтебезне белдерәбез.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев