Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фәһим Бикмиев белән очрашу

Район китапханәсенең уку залында "Мишә дулкыннары" язучылар һәм шагыйрьләр клубының чираттагы утырышында Төбәк авылында яшәүче Фәһим Бикмиев белән очрашу булды.

Ул балачактан шигырьләр язган. Армиядә хезмәт иткәндә дә мавыгуын ташламаган. Абыйсы: “Ник син анда моңсу шигырьләр чыгарып, әнине елатасың?” дип орышып аңа хат та язган әле.Фәһим Бикмиев шул вакытта ук шигырьләрен редакциягә дә җибәрә иде. Газиз Нәбиуллин оештырган әдәби түгәрәкләргә йөри. Олы Кибәче урта мәктәбендә укытучы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була. Соңгы елларда Төбәктә төрле мәдәни чаралар оештыруга зур өлеш кертә, кичәләр өчен сценарийлар яза. Авылдашлар очрашулары үткәрелә. “Моңнар кайтсын авылга” дигән кичәгә Татарстанның атказанган артисты Миңгол Галиевны да чакыралар. Утырышта бик тә нечкә күңелле Фәһим үзенең шигырьләрен укыды, аларны елый-елый язуы турында сөйләде. Гомумән, Корьән ашларында утырганда да елымый түзә алмый икән Фәһим. Аның улы Илфир дә әтисенә охшаган. Баянда уйный, җырлар яза, телевидениенең “Яшьләр тукталышы” тапшыруларында йөргән кызы Чулпан Вилданова белән еш чыгыш ясый.

undefinedundefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев