Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фәйзрахманов Фәйсханның 85 яшьлек юбилеена багышланган "Эш сөйгәнне – ил сөяр" дип исемләнгән портрет-кичә узды

10 февраль көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Фәйзрахманов Фәйсхан Мәрдан улының 85 яшьлек юбилеена багышланган "Эш сөйгәнне – ил сөяр" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде.

Ул 1962-1977 елларда тракторчы булып эшләп, зур юллар - дамбалар салган кеше. Хезмәттә уңышлары өчен, В.И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан, "Фидакарь хезмәт өчен" медале, "Хезмәт ударнигы" грамоталары, күпсанлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Кичәгә "ТАТАВТОДОР" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалыннан кадрлар бүлеге начальнигы Зарипов Ринат Сәлмән улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, "Саба таңнары" газетасы хәбәрчесе Фәнил Мәүлетов, "Өлкәннәр", "Мишә дулкыннары", "Сөембикә" клубларының актив әгъзалары да килгән иде. Барысы да Фәйсхан абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә Гөлзилә Нурмөхәммәтова җыр башкарды, баянда Айнур Габделхаков уйнады. Балалардан, онык-оныкчыклардан видеокотлаулар күрсәтелде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев