Гимназиясе коллективы Сабада бирнә җыйды
Сабантуйлар килә әйләнеп, хатирәләр белән бәйләнеп...
Бирнә җыючыларны Киров урамында яшәүчеләр һәрвакыттагыча шатланып каршы алдылар. Вәсилә һәм Мөхәммәт Мөхәммәтҗановлар гаиләсенең капка каршысына мул сыйлы табын әзерләнгән иде. Коллектив үзе дә буш кул белән килмәгән, балалар капка каршына җыелган халыкка концерт номерлары күрсәттеләр, күмәк биюгә чакырдылар. Бирнә җыючылар самовардан чәй белән сыйланып, җырлап-биеп, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, юлларын алга таба дәвам иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев