Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гомерләрен мәдәнияткә багышлаганнар

Хезмәт ул шатлык, бәхет,сөенеч чыганагы. Хезмәтеннән тәм табып, аны яратып башкарганда , ул яшәү шатлыгына әйләнә. Кешенең абруе аның хезмәте белән бәяләнә

  Явлаштау авылында да мәдәният өлкәсендә эшләп абруй казанган, авылдашларынның олы хөрмәтен яулаган кешеләр бар, алар - Ринат Шамилов  һәм Гәүһәрия Әхмәтҗанова. Алар катнашында  Явлаштау авылы китапханәсендә “Мәдәнияткә багышланган гомер” дип исемләнгән очрашу уздырылды. Ринат әфәнде белән Гәүһәрия ханым үзләренең хезмәт юллары, эшләгән чорда булган кызыклы вакыйгалар, күренекле кешеләр белән очрашулар хакында  сөйлэделәр. Балаларның сорауларына җаваплар бирделәр. Тарихны чагылдырган фотолар карау аеруча күңелле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев