Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ГРАНТ АЛУДА –ЮЛБАТЛЫЛАР ҮРНӘГЕ

Татарстан Республикасы Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан Респуб­ликасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясады. Әлеге проект– Россиядә дәүләт ярдәменең яңа формасы.

Аның 3 миллион   сумга  кадәр (хуҗалык  кооперативта торса, 4 миллион сумга кадәр)  грантлары фермер хуҗалыгын оештырырга җыенучыларга беренче адымнарын ясарга ярдәм итәчәк. Татарстанның  36  муниципаль районыннан конкурска гариза  биргән  132  крестьян  (фермер) хуҗалыгыннан 103 КФХ  2 миллион сумнан  алып  4  миллионга  кадәр  грантларга  ия  булдылар.  Иң күп  җиңүчеләр –   Мамадыш районыннан  (8 фермер), Азнакай һәм  Теләче  районнарыннан  (6шар фермер).

Безнең районнан грантка дәгъва кылучы 5 кеше  авыл  хуҗалыгы министрлыгына  үз хуҗалыгының  бизнес-планын  тәкъдим итте. Алар барысы да конкурсның  сайлап алу турларын  уздылар. Җиңүчеләр исемлегенә кергәннәр бишесе дә Юлбат авыл җирлегеннән. Инсаф Сабиров 50 баш мөгезле эре терлек тотуга, Хөснулла Гыйззәтуллин  24  сыерга исәпләнгән  фермер хуҗалыгын төзүгә, Инсаф Сәйфуллин белән Һашим Абдуллин  300 баш сарык асрарга,  Зилә Абдуллина  10,3  гектар мәй­данда ачык грунтта  җиләк-җимеш  һәм җиләк  культуралары үстерүгә  3  миллион  сумга  кадәр грант алачаклар.

Министрлык   яңа  эш  башлаучы  фер­мер­ларның  акчаларны  максатчан  тотуларын тикшереп  тора  һәм,  грантларны  максатчан  файдаланмау яисә аларны  алу  өчен  дөрес  булмаган белешмәләр һәм документлар  бирү  фактлары  ачыкланганда, бирелгән  грантларның  бюджетка кире  кайтарылырга  тиешлеген  искәртә. 

Фото: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев