Якшәмбе  бераз яңгыр һәм +20 градуска кадәр җылылык көтелә
Район яңалыклары

Якшәмбе бераз яңгыр һәм +20 градуска кадәр җылылык көтелә

Иртәгә, 23 апрельдә, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән бераз яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан фаразлана, көндез аның тизлеге секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Сабада төнлә һава температурасы +5 градус, көндез +19 градус көтелә

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yaksambe-tatarstanda-beraz-yangyr-ham-20-graduska-kadar-ylylyk-kotela-5870058


Нет комментариев